ҺАВА ТОРЫШЫ +32 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да хәләл продукцияне сертификатлаштыру турында сөйләшәчәкләр
Кичәге сайлаулар нәтиҗәсе буенча Төркия парламентына биш партия керде
Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә
Музейда “футбол төне”нә килүче җанатарларга чәй эчү традицияләре турында сөйләячәкләр
Ут белән көрәшүчеләр Лаеш районындагы полигонда пыскып яткан чүп өемен сүндерүен дәвам итә

Дин

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Татар дин белгечләренең чит илдәге хезмәтләре өйрәнелмәгән

23 февраль 2018, 10:55 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Татар дин белгечләренең чит илдәге хезмәтләре өйрәнелмәгән Татар дин белгечләренең хезмәтләрен мөселман илләре китапханәләреннән эзләргә кирәк, дип исәпли Болгар ислам академиясе ректоры.

(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”, Рөстәм Килсинбаев). Татар дин белгечләренең чит илләрдәге хезмәтләре бүгенге көндә өйрәнелмәгән диярлек. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин әйтте.

“Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да, безнең проректор Рөстәм Нургалиев та Мәдинә шәһәрендә булганда (анда элек "Казан" мәдрәсәсе иде), безнең мирасның шактый күп китаплары булган китапханә тапканнар. Әлеге хезмәтләр күчереп язылган, хәзер без аларны төп нөсхә белән күпме дәрәҗәдә туры килүен чагыштырачакбыз”, - диде Мөхәммәтшин.

Татар дин белгечләренең чит илләрдәге хезмәтләрен шулай ук Төркия, Иран һәм башка мөселман илләреннән эзләргә кирәк, дип исәпли Болгар ислам академиясе ректоры.

“Шәхси коллекцияләрдә күп нәрсә сакланган. Чөнки мәшһүр дин белгечләре, шул исәптән Мөхәммәд Рәмзи һәм Муса Бигиев, алар бит миграциядә булган, чит илләргә чыккан. Бик кызыклы әйберләр саклангандыр, дип уйлыйм. Кызганыч, бу яклап бернинди системалы эш юк”, - дип өстәп әйтте Рәфыйк Мөхәммәтшин. 
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10