ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан урман кисүчеләре төбәкара чемпионатта җиңү яулады
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр

Икътисад

“Хәләл” генераль директоры Россия кошчылык берлеге директорлары составына керде

23 февраль 2018, 11:53 , Фото: muslim.ru

“Хәләл” генераль директоры Россия кошчылык берлеге директорлары составына керде Айдар Газизовны гарәп-мөселман илләренә сертификацияле “Хәләл” кош итен экспортлаудагы нәтиҗәле актив эшчәнлеге өчен, директорлар советына сайладылар.

(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”). 21 февральдә Халыкара сәнәгать академиясе конференцияләр залында Россия кошчылык берлеге әгъзалары һәм ассоциацияләнгән әгъзаларының гомуми җыелышы булып узды. Әлеге чарада “Хәләл” Халыкара стандартизация һәм сертификация үзәге генераль директоры Айдар Газизов бертавыштан Россия кошчылык берлеге директорлар составына сайланды. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Россия кошчылык берлеге әгъзалары һәм ассоциацияләнгән әгъзаларының гомуми җыелышы карары нигезендә, “Хәләл” Халыкара стандартизация һәм сертификация үзәге генераль директоры Айдар Газизов бертавыштан Россия кошчылык берлеге директорлар составына сайланды. Биредә аның гарәп-мөселман илләренә сертификацияләнгән кошчылык тармагы җитештерүчеләренең “Хәләл” кош итен экспортлаудагы нәтиҗәле актив эшчәнлеге искә алынды", диелә әлеге хәбәрдә.

Җыелышта сүз Россия кошчылык өлкәсендә соңгы ике елда туган кыен икътисади вазгыять, кошчылык предприятиеләрендәге проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында барды. Шулай ук Россия кошчылык берлеге Президенты Владимир Фисинин кошчылык тармагы үсешендә дөньякүләм һәм Россия трендлары турында сөйләде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10