ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан урман кисүчеләре төбәкара чемпионатта җиңү яулады
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр

Икътисад

Татарстанда 90 мең тоннадан артык минераль ашлама тупланган

23 февраль 2018, 16:45

Иң күп күләмдә минераль ашлама Сарман районында җыелган.

(Казан, 23 февраль, "Татар-информ"). Татарстан хуҗалыкларында 2018 елгы уңыш өчен минераль ашлама туплау дәвам итә. Бүгенге көнгә республикада 90 мең тоннадан артык, ягъни һәр гектарга 30,7 кг минераль ашлама тупланган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

"Иң күп күләмдә минераль ашлама Сарман муниципаль районында тупланган, 1 гектарга – 80 кг. Зәй муниципаль районында – 76 кг/га, Әтнә районында – 69 кг/га", диелә әлеге хәбәрдә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре белешмәләре буенча, бүген бер тонна аммиак селитрасы уртача 13,5 мең сум тора, азофоска – 18,6 мең сум, диаммофоска – 22,3 мең сум, карбамида – 16 мең сум.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10