ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Себер татарлары мәкальләре һәм әйтемнәре тупланган китап чыкты

23 февраль 2018, 14:10

Себер татарлары мәкальләре һәм әйтемнәре тупланган китап чыкты Томск шәһәрендә тарих фәннәре кандидаты Гөлсифә Бакыева “Себер татарларының мәкальләре һәм әйтемнәре” китабын чыгарган.

(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”). Томскида Россия фәннәр академиясенең Себерне үзләштерү проблемалары институты фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Гөлсифә Бакыева “Себер татарларының мәкальләре һәм әйтемнәре” җыентыгын чыгарган. Әлеге китап турында "Себер фәне" нәшрияты хәбәр итте.

Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлегенең “Себер фәне” нәшриятында басылып чыккан әлеге җыентыктагы материалны Гөлсифә Бакыева Төмән өлкәсенең көньягында татарлар күпләп яшәгән төбәкләр буйлап күпьеллык экспедицияләр барышында  җыйган. Китапта Себер татарлары халык авыз иҗатының 400 гә якын үрнәге тупланган.

“Егерме ел дәвамында без Себер татарлары мәдәниятенең үзгәрешен күрәбез. Шулай да, кайбер милли бәйрәм элементлары, традицион ризык, җирләү йолалары 100, 200 элек ничек булган, бүген дә шулай үзгәрешсез калган", - дип сөйләгән Гөлсифә Бакыева.

Җыентыктагы мәкальләр арасында мондыйлары да бар: "Бер чәч бөртегеннән аркан үреп булмый. Төн никадәр озын булмасын, кояш барыбер чыгар. Оҗмах - аналарның аяк астында.  Хәерченең дусты да, дошманы да юк".


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10