ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Төркиядә Ризаэтдин Фәхретдиннең “Әхмәт Мидхәт әфәнде” әсәре төрекчә басылды

23 февраль 2018, 15:01 , Фото: kitapyurdu.com

Төркиядә Ризаэтдин Фәхретдиннең “Әхмәт Мидхәт әфәнде” әсәре төрекчә басылды Таныту язуында китапның Төркия әдәбият белгечләре өчен бик әһәмиятле булуына басым ясалган. Р. Фәхретдин башкорт язучысы дип белдерелгән.

(Истанбул, 23 февраль, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Истанбулдагы “Фәрфир” нәшрияты мәгърифәтче галим, тарихчы, дин белгече булган якташыбызның “Әхмәт Мидхәт әфәнде” китабын басып чыгарды. Аны төрекчәгә Өмәр Күчүкмәһмәтоглу тәрҗемә иткән.

Моңа кадәр Төркия югары уку йортларында Ризаэтдин Фәхретдинның тормышы һәм хезмәтләрен фәнни нигездә өйрәнеп, берничә диссертация якланган булса да, әлегә кадәр әсәрләренең төрекчә басылганы юк иде.

Ризаэтдин Фәхретдиннең “Әхмәт Мидхәт әфәнде” әсәре беренче тапкыр 1913 елда Оренбургта “Вакыт” нәшриятында басыла. Тәрҗемәче Өмәр Күчүкмәһмәтоглу гарәп имлясы белән дөнья күргән әлеге төп нөсхәдән файдаланган.

Таныту язуында китапның Төркия әдәбият белгечләре өчен бик әһәмиятле булуына басым ясалган. Ризаэтдин Фәхретдин башкорт язучысы дип белдерелгән.

“Әхмәт Мидхәт әфәнде” әсәре сатуга чыгарылып, китап кибете киштәләрендә урын алган. Аны шулай ук Төркиянең иң эре һәм абруйлы интернет китап кибетләреннән дә сатып алырга була.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10