ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан урман кисүчеләре төбәкара чемпионатта җиңү яулады
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр

Рәсми Татарстан

Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Ватанны саклаучылар көне белән котлады

23 февраль 2018, 16:31 , Фото: kremlin.ru

Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Ватанны саклаучылар көне белән котлады  Татарстан Президентына котлау телеграммалары Дмитрий Медведевтан, Валентина Матвиенкодан да килгән.

(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлау телеграммалары алган. Котлаулар Россия Президенты Владимир Путин, Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев, Россия Федераль Җыены Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко, Россия Президенты хакимияте җитәкчесе Антон Вайно һәм башка дәүләт эшлеклеләре исеменнән килгән. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм! Кыен яуларда, сугыш кырларында җиңү яуланды, Россия хәрби патриотик традицияләре булдырылды, ил даны һәм куәте артты. Без ихластан аталарыбызның һәм бабаларыбызның данлыклы батырлыклары белән горурланабыз. Бүгенге көндә Ватанга хезмәт итүчеләр, аның иреген һәм иминлеген саклаучыларны хөрмәтлибез. Сезгә уңышлар һәм бары изге теләкләр телим”, - диелгән Россия Президенты Владимир Путин исеменнән килгән котлауда.

Калган дәүләт эшлеклеләре дә котлау телеграммаларында иң изге теләкләр юллаган.

Бүген Владимир Путин бөтен Россиядәге ир-атларны Ватанн саклаучылар көне белән котлады.

Киләчәктә Россия армиясе иң көчлесе һәм нәтиҗәлесе булыр, моның өчен ил җитәкчелеге бөтен шартларны тудыра, диде Россия Президенты.

"Ватанны саклаучылар көне уңаеннан барыгызга да көчле, профессионал һәм патриот булып калуыгызны телим", - ди Владимир Путин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10