ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

2018 елда Татарстанда 32 ветеран яңа торак алачак

24 февраль 2018, 08:00 , Фото: Т.Волкова

2018 елда Татарстанда 32 ветеран яңа торак алачак Торак шартларын яхшырту буенча республика программасына 42,67 сум бүленгән.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). 2018 елда Татарстанда Бөек Ватан сугышының 32 ветераны яңа торак алачак. Бу максатларга 42,67 миллион сум акча бүленгән.

2005 елдан тормышка ашырылучы республика программасы торак шартларын яхшырту өчен чиратта торган гражданнарга билгеләнгән. Нигездә - предприятие эшчеләре һәм бюджет тармагында көч куючыларга.

Үткән 11 ел эчендә 18 974 ветеран торак шартларын яхшырткан, бу максатларга 19,9 миллиард сум акча юнәлтелгән.
 
 
2017 елда 126 ветеранга торак шартларын яхшыртуга ярдәм күрсәтелде. Моңа 159,38 миллион сум күләмендә финанслар тотылды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10