ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чирмешән мәктәпләре укучылары 85 тонна макулатура, 7 тонна пластик савыт-саба җыйган
Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында савым арта
Менделеевскида чыгарылыш балы датасы билгеле
Лениногорскида “Трактор-тагылма” операциясе башланды
17 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татар дөньясы

Казахстанның Сәмәй шәһәрендә татар теле курсларына казахлар да йөри

24 февраль 2018, 09:15

Казахстанның Сәмәй шәһәрендә татар теле курсларына казахлар да йөри Курслар Татар сәнгать мәктәбендә ачылган.

(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Казахстанның Сәмәй шәһәрендәге Татар сәнгать мәктәбендә татар теле курслары ачылган. Татар теле дәресләренең үзенчәлеге, анда кемнәр йөрүе һәм Татар сәнгать мәктәбенең тәрҗемәи хәле турында тулырак “Татар информ” хәбәрчесенә Сәмәй Татар сәнгать мәктәбенең тәрбия эшләре буенча мөдире Диләнур Ахунҗанова хәбәр итте.

“Казахстанда татар теле буенча курслар ачарга теләгем зур иде. Дәресләр атнасына ике тапкыр Сәмәй шәһәренең Татар сәнгать мәктәбендә бушлай уздырыла. 25 еллык тарихы булган мәктәптә барлыгы 200 бала белем ала. Курсларга әлегә җиде кеше язылды, әмма теләк белдерүчеләр көн саен табылып тора. Әйтергә кирәк, йөрүчеләр арасында Казахстандагы татар гаиләләрендә тәрбияләнеп үскән татар яшьләре бар. Алар үзләренә“татар телен онытмаска” дигән максат куеп, татар телен камилләштереп тору өчен йөри. Шулай ук Татар сәнгать мәктәбендә кайчандыр укып чыккан кешеләрнең уллары-кызлары, оныклары килә. Катнаш никахлы гаилә кешеләре арасында да йөрергә теләк белдерүчеләр очрый: Руслан Галькеев дигән малай әнә шундыйлардан. Аның әнисе рус милләтеннән, ә әтисе татар. Татар моңына гашыйк булган баянчы малай, татар теленә битараф калмыйча, аны өйрәнергә дип безгә килде”, – дип белдерде ул.

Диләнур Ахунҗанова сүзләренә караганда, Сәмәй шәһәрендә татар теле дәресләре хәзерге көндә берничә оешмада бар: “Н.Г.Чернышевский исемендәге “1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә атнасына бер тапкыр ихтыяри укытыла, Сәмәй шәһәренең татар үзәгендә һәм Татар сәнгать мәктәбе бинасында керә башлады. Гомумән, татар теле дәресләренә казахлар да йөреп карарга теләк белдерде”, – ди ул.

Татар телен грамматика белән генә бирү кызык булмас иде

Татар теле курсларына килгәндә исә, яшь укытучының дәресләрне үзенчәлекле форматта уздырырга исәбе бар: “Мин “Ана теле” онлайн-мәктәбендә бер ел дәвамында татар теле дәресләре алып бардым. Шуннан чыгып әйтә алам: сөйләм телен үстерегә кирәк! Миңа калса, татар телен грамматика белән генә бирү кызык булмас иде. Мин дәресләрне заманча итеп, аерым-аерым - мәдәни, дөньяви темаларга тукталып, субтитрлар белән фильмнар карап, җырлар башкарып, үзара дискуссияләр үткәреп, өстәл уеннарын уйнап, кыскасы, төрле чаралар ярдәмендә укытасым килә. Моннан тыш, тиздән татар театр түгәрәген оештырып җибәрү өстендә эшлибез. Аның беренче әдәби кичәсе герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланачак. Ә кечкенә яшьтәге балалар өчен бу җәйне Сабан туе үткәрергә ниятлибез”, – диде ул.

"Татар телен укытырга мөгаллимнәр җитми"

“Әлбәттә, татар теле дәресләрен укытуда ихтыяҗ зур. Әйтик, Казахстанның көнбатыш ягында Башкүл дигән чын татар авылы булган. Дөрес, ул хәзер дә яши, әмма татар теле казах теле йогынтысында берникадәр формасын югалткан, казахлашкан. Андагы авыл халкы татар теле дәресләренә “сусаган”, чөнки милли татар бәйрәмнәре уздырыла, гореф-гадәтләр сакланган, әмма татар телен укытырга укытучылар юк”, – дип белдерде Диләнур Ахунҗанова.

“Укучыларым белән татар теле олимпиадасында катнашырга ниятлим”

“Без Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән тыгыз мөнәсәбәттә торабыз. Алар белән бер юнәлештә булып, аралашып, уртак проектлар алып барганга күрә (шул ук Татарча диктантны гына алыйк), безгә йөргән яшьләр татар теле өчен җан атып яши, аларга телне өйрәнү өчен бер этәргеч булып тора. Якын киләчәктә укучыларым белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан уздырылган Халыкара татар теле һәм татар әдәбияты олимпиадасында катнашырга хыялланам”, – ди ул.

“Җидепулат татарлары” газетасында мәкаләләр хәзер татар телендә чыга

Моннан тыш, Габделхак Ахунҗанов җитәкчелегендәге Татар сәнгать мәктәбендә “Җидепулат татарлары” дип исемләнгән газетада күптән түгел беренче тапкыр татарча мәкаләләр чыга башлаган. “Элек мәгълүмат тулаем рус телендә генә чыккан. Мәкаләләрне татарчага тәрҗемә итәр өчен хәтта Казанга кадәр җибәргәннәр. Хәзерге вакытта мәкаләләр татар телендә чыга, бернинди дә тәрҗемәче кирәкми”, – дип искәртте Диләнур Ахунҗанова.

“Иртыш моңнары” быел Туфан Миңнуллинга багышлана

Тагын бер мөһим чара турында искә төшереп узарга кирәк: Иртыш елгасы буенда урнашкан Сәмәй шәһәрендә октябрь аенда “Көзге Иртыш моңнары” дип исемләнгән Халыкара татар сәнгате фестиваль-бәйгесе быел унтугызынчы тапкыр уздырылачак. Ул күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинга багышлана. Барлык җыр-моң сөюче катнашучыларны үзебездә көтеп калабыз!”, – дип тәмамлады сүзен Диләнур Ахунҗанова.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10