ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кайбычның мәдәният хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көне уңаеннан күргәзмә әзерләде

24 февраль 2018, 04:00 , Фото: kaibicy.ru

Кайбычның мәдәният хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көне уңаеннан күргәзмә әзерләде Алар арасында солдат альбомнары, стена газеталары, солдатларның хәрби хезмәттән киеп кайткан формаларына кадәр бар иде.

(Кайбыч, 24 февраль, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Олы Кайбыч мәдәният йорты фойесында район авылларының мәдәният хезмәткәрләре хәрби-патриотик темага күргәзмә әзерләде, дип яза җирле басма.

Китапханәчеләре һәм мәдәният йортлары методистлары тырышкан, күптөрле экспонатлар җыйган. Алар арасында солдат альбомнары, стена газеталары, солдатларның хәрби хезмәттән киеп кайткан формаларына кадәр бар иде. Әлеге күргәзмә белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да танышты һәм уңай бәя бирде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10