ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Лениногорскида узган ел 851 бала туган

24 февраль 2018, 06:00 , Фото: Султан Исхаков

Лениногорскида узган ел 851 бала туган 2016 елдагы белән чагыштырганда, үлүчеләр саны кимесә дә, районда табигый кимү күзәтелә.

 (Лениногорск, 24 февраль, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорск муниципаль районында 84 меңгә якын кеше яши. 2017 елда 851 бала туган, 1 мең 190 кеше үлгән. 2016 елда 998 сабый дөньяга килгән булган.

2016 елдагы белән чагыштырганда, үлүчеләр саны кимесә дә, районда табигый кимү күзәтелә. Халык саны үзгәрүгә башка җиргә күченеп китү дә тәэсир итә.

Былтыр район һәм шәһәрдән 1 мең 192 кеше күченеп киткән, килүчеләр саны – 1 мең 803.

Шул ук вакытта районда 90 яшьтән өлкәнрәк 384 кеше яши. Дүрт кешенең яше йөздән узган, аларның иң өлкәненә быел 104 тулган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10