ҺАВА ТОРЫШЫ +32 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да хәләл продукцияне сертификатлаштыру турында сөйләшәчәкләр
Кичәге сайлаулар нәтиҗәсе буенча Төркия парламентына биш партия керде
Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә
Музейда “футбол төне”нә килүче җанатарларга чәй эчү традицияләре турында сөйләячәкләр
Ут белән көрәшүчеләр Лаеш районындагы полигонда пыскып яткан чүп өемен сүндерүен дәвам итә

Җәмгыять

Татарстан “Җир сәгате” халыкара акциясендә катнаша

24 февраль 2018, 10:20

Акция кысаларында республика 90 МВт. күләмдә электр егәрлеген саклап кала алачак.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Тагын бер айдан - 24 мартта Татарстан  "Электр энергиясен саклау буенча экология акциясе"нә кушылачак. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акциядә катнашучыларга 20.30 сәгатьтән 21.30 сәгатькә кадәр утны һәм барлык көнкүреш электр приборларын сүндереп торырга кирәк булачак. Бу көнне бөтен республика буенча бер сәгатькә биналарны, корылмаларны, архитектура сыннарын яктырткычларны, торак йортларда электр утын сүндереп торырга, шулай ук электр энергиясе куллануны киметүгә юнәлдерелгән башка чараларны күрергә тәкъдим ителә. Акция кысаларында республика 90 МВт. күләмдә электр егәрлеген саклап кала алачак.

Чара гадәттә мартның соңгы шимбәсендә Бөтендөнья кыргый табигать фонды инициативасы белән үткәрелә. Ул Төрле дәүләт халыкларының электр энергиясен һәм ресурсларны саклау, планетар масштабта экологик вәзгыятьне яхшырту проблемаларын чишүдә бердәмлеген символлаштыра.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10