ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

ТР Мәдәният министрлыгы Мурманск өлкәсендә эзтабарлар экспедициясе турында фильмга чакыра

24 февраль 2018, 11:36

ТР Мәдәният министрлыгы Мурманск өлкәсендә эзтабарлар экспедициясе турында фильмга чакыра Программада фотографияләр күргәзмәсе, фильмны күрсәтү, фуршет каралган.

(Казан, 24 февраль, "Татар-информ"). Казанда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Крылья Победы. Оборона Заполярья» документаль фильмы премьерасы була. Ул Казан эзтабарларының Мурманск өлкәсенә экспедициясенә багышланган. Бу хакта министрлык матбугат хезмәте хәбәрендә белдерелә.

Фильмның төп максаты – балалар һәм яшьләрдә патриотлык рухы, үз Ватаннарына мәхәббәт тәрбияләү.

Чара 25 февраль көнне 15.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Бауман урамы, 62/9нчы йорт адресы буенча уза.

Программада фотографияләр күргәзмәсе, фильмны күрсәтү, фуршет каралган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10