ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков Пхёнчханда Олимпиадада бронза медаль яулады

24 февраль 2018, 10:30 , Фото: Солтан Исхаков

Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков Пхёнчханда Олимпиадада бронза медаль яулады Тагын бер Россия чаңгычысы - Александр Большунов - шул ук дистанциядә көмеш медаль алды.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Пхёнчханда Олимпиада уеннарында Россия чаңгычылары уңышка иреште.

Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков, 50 км га классик стиль белән узышып, бронза медальле булды. Тагын бер Россия чаңгычысы - Александр Большунов - шул ук дистанциядә көмеш медаль алды. 

Фин Ииво Нисканен Олимпия чемпионы булды. Бу хакта "Газета.Ру"  хәбәр итә.

Фин Нисканен дистанцияне 2 сәгать 8 минут 22,1 секундта узды. Большунов, аннан - 18,7 секундка, ә Ларьков 2 минут 37,5 секундка калышты..

Исегезгә төшерәбез: Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков Пхенчханда Олимпия уеннарында көмеш медальгә ия булган иде инде. Ул Россия ир-атлар командасы составында 4х10 км эстафетада икенче урынны алды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10