ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Белоруссиядән сөт продукциясен кертүне чикләүгә карата Марат Әхмәтов аңлатма бирде

24 февраль 2018, 12:37 , Фото: Арсений Маврин

Белоруссиядән сөт продукциясен кертүне чикләүгә карата Марат Әхмәтов аңлатма бирде Министр сүзләренчә, Белоруссия җитештерүчеләренә Россиягә кертелә торган продуктларның сыйфаты белән канәгать булмаулары турында белдергәннәр.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Арсений Маврин). Вице-премьер –Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген Россельхознадзорның Баларусьтан сөт продукциясен кертүне чикләү турындагы карарына аңлатма бирде.

“Бу - уйлап кабул ителгән карар, чөнки Белоруссиянең 40 тан артык сөт эшкәртү предприятиесе, киң ассортиментына карата шикаять белдерүләр булганга, дәүләт күзәтчелеге контролендә”, - диде Марат Әхмәтов журналистларга видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсеннән соң.

“Әлбәттә, бу мәсьәлә тирәнтен өйрәнүне таләп итә. Әмма Беларусьның Россиягә үз продукциясен генә кертүенә шик бар”, - дип билгеләп үтте тармак министры.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, Белоруссиядән сөт продукциясен кертүне чикләү бездәге бәяләргә йогынты ясамаячак, чөнки илдә сөт җитәрлек.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10