ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Апаста күрше-тирә район гармунчылары көч сынаша

24 февраль 2018, 14:00

Апаста күрше-тирә район гармунчылары көч сынаша Бәйгедә, тәҗрибәле осталар белән бергә, яшьләр дә катнаша.

(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”, “Йолдыз”). Бүген Апас район мәдәният йортында Фәйзулла Туишев исемендәге республикакүләм гармунчылар бәйгесенең зона туры уздырыла. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.

Биредә Апастан һәм тирә-күрше районнардан килгән гармунчылар көч сынаша. Олылар белән бергә яшь гармунчы егетләр дә чыгыш ясый. Казан шәһәреннән килгән жюри әгъзалары һәр чыгышны игътибар белән күзәтә.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10