ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли киемнәр дизайнеры Флера Калмурзина вафат
15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды
Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный
Мәскәү Сабан туен оештыруда Яр Чаллы шәһәре ярдәм итә

Рәсми Татарстан, Спорт

Рөстәм Миңнеханов Олимпиадада бронза медаль алуга өлеш кертүчеләрне котлады

24 февраль 2018, 14:45

Рөстәм Миңнеханов Олимпиадада бронза медаль алуга өлеш кертүчеләрне котлады Бу - иң югары техник осталык, көчне дөрес куллану, искиткеч ныклык, чыдамлык һәм җиңү теләге булу дигән сүз, диелгән котлау телеграммасында.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Чаңгы федерациясе президенты Елена Вяльбе, “Динамо” Физкультура-спорт җәмгыяте дәүләт оешмасы рәисе Әсгать Сәфәров, Татарстанның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев, Идел буе Физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры Юсуп Якупов, 4 нче Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Владимир Махалов һәм спортчы Андрей Ларьков исеменә котлау телеграммасы юллады. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Андрей Ларьковның Олимпия бүләге - 50 км чаңгы ярышында бронза медаль яулавы белән котлыйм, - диелгән телеграммада. - Бу - гаять катлаулы, "корольләр" дистанциясе, һәм лаеклы урын алу - иң югары техник осталык, көчне дөрес куллану, искиткеч ныклык, чыдамлык һәм җиңү теләге булу дигән сүз.

Икенче урынны да Россия чаңгычысы Александр Большунов яулавы - шатлыклы күренеш. Андрей Ларьков, Александр Большунов, шулай ук Россиядә чаңгы спортын үстерүгә көч куючы профессионалларның күп еллар дәвамында тырышып эшләүләре үз җимешләрен бирә.

Сезгә бәхет, ныклы сәламәтлек, спортта уңышлар һәм Татарстанны, Россияне данлый торган яңа казанышларга ирешүгезне телим.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ", - диелгән котлау телеграммасында.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10