ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстан мөфтие 2019 елда джиу-джитсу ярышлары үткәреләчәген әйтте

24 февраль 2018, 15:23 , Фото: Салават Камалетдинов

Татарстан мөфтие 2019 елда джиу-джитсу ярышлары үткәреләчәген әйтте Турнир татар галиме һәм мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани истәлегенә багышланачак.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Казанда 2019 елда джиу-джитсу буенча Россия чемпионаты һәм яшьләр беренчелеге оештырылачак. Турнир татар галиме һзм дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани истәлегенә багышланачак.

Бу хактагы карарны Россия Джиу-джитсу федерациясе, Татарстан Джиу-джитсу федерациясе һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кабул итте. Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда джиу-джитсу буенча Бөтенроссия ярышларында республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта сөйләде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10