ҺАВА ТОРЫШЫ +32 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да хәләл продукцияне сертификатлаштыру турында сөйләшәчәкләр
Кичәге сайлаулар нәтиҗәсе буенча Төркия парламентына биш партия керде
Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә
Музейда “футбол төне”нә килүче җанатарларга чәй эчү традицияләре турында сөйләячәкләр
Ут белән көрәшүчеләр Лаеш районындагы полигонда пыскып яткан чүп өемен сүндерүен дәвам итә

Җәмгыять, Төп яңалыклар

24 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

24 февраль 2018, 21:00

24 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Татарстан чаңгычысы Пхёнчхандагы Олимпиадада бронза медаль яулады, Мәрҗани минбәренә Шыгырданда кызыксыну арткан, "Рәхмәт" хәйрия хәрәкәте башлана.

"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты/ Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, районнарда да шундый кечкенәрәк мәйданчыклар булдырырга кирәк.

Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков Пхёнчханда Олимпиадада бронза медаль яулады/ Тагын бер Россия чаңгычысы - Александр Большунов - шул ук дистанциядә көмеш медаль алды.

Рөстәм Миңнеханов Олимпиадада бронза медаль алуга өлеш кертүчеләрне котлады/ Бу - иң югары техник осталык, көчне дөрес куллану, искиткеч ныклык, чыдамлык һәм җиңү теләге булу дигән сүз, диелгән котлау телеграммасында.

Шиһабетдин Мәрҗанинең минбәрен карар өчен, Шыгырдан мәчетенә туристлар килә башлаган/ Минбәр 2010 елга кадәр Казанда - Мәрҗани мәчетендә торган; аны, саклап калу өчен, Шыгырданга алып кайтканнар.

Татарстан мөфтие 2019 елда джиу-джитсу ярышлары үткәреләчәген әйтте/ Турнир татар галиме һәм мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани истәлегенә багышланачак.

Казан кызлары, авыр хәлдә калганнарга ярдәм йөзеннән, "Рәхмәт" хәйрия хәрәкәте оештырган/ Иҗтимагый хәрәкәтнең беренче проекты 4 март көнне Кайбычта узачак.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10