ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә 47 яшьлек хатын-кыз үлгән

25 февраль 2018, 13:48 , Фото: пресс-служба ГИБДД по РБ

Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә 47 яшьлек хатын-кыз үлгән  Һәлакәт Дүртөйле – Нефтекамск трассасында килеп чыккан.

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). “Шкода” машинасында булган пассажир хатын-кызының Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә гомере өзелгән. Бу хакта “Комсомольская правда” яза.

Көндезге сәгать берләр тирәсендә Башкортстанның Краснокамск районы Арлан бистәсендә 69 яшьлек “Шевроле” йөртүчесе каршы як хәрәкәт юлына чыгып, “Шкода” белән бәрелешкән. Бәрелүдән автомобиль юл кырыена очып төшкән. “Шкода”ның 47 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән. Ике машина йөртүчесе дә төрле җәрәхәтләр алган, аларны хастаханәгә озатканнар.



Юл-транспорт һәлакәтендәге өстәмә мәгълүматлар ачыклана. “Шевроле”ның куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламыйча узып китәргә уйлау очрагы булуы да мөмкин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10