ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Марат Әхмәтов авылны яшәтүдә сыер савучының ролен билгеләп үтте
Татарстан киносы атналыгының яңалыгы - “Мулла” фильмының премьерасы
Конгресс туган телне ирекле өйрәнү турындагы закон проектын карамаска өнди
Айнур Айделдинов инновацион компанияләр булдыру белән бәйле проблемаларны билгеләде
20 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Хәвеф-хәтәр

Казанда шәхси самолет һәлакәткә очрау сәбәпле, Халыкара аэропорт ябылган

28 февраль 2018, 20:00 , Фото: Салават Камалетдинов

Казанда шәхси самолет һәлакәткә очрау сәбәпле, Халыкара аэропорт ябылган Сигез урынлы шәхси самолет Барселонадан Казанга очкан.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). «Казан» Халыкара аэропорты, шәхси самолет һәлакәткә очрау сәбәпле, ябылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

Барселонадан Казанга очкан самолет аэропортка төшкәндә, уң шасси покрышкасына зыян китерелгән булган. Бортта алты кеше - 4 пассажир һәм 2 экипаж әгъзасы булган.

Һәлакәт аркасында җитәкчелек аэропортны вакытлыча ябарга карар иткән. Хәзергә дистәдән артык рейс тоткарлана. Кайбер һава суднолары күрше аэропортларга юнәлдерелгән.

Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр турында хәбәр юк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10