ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда тугыз кеше үлгән һәлакәтнең төп сәбәбе билгеле булды

3 март 2018, 10:31

Башкортстанда тугыз кеше үлгән һәлакәтнең төп сәбәбе билгеле булды
 “Урал” М-5 юлында тугыз кешенең гомере өзелгән һәлакәт юл чистартылмау нәтиҗәсендә килеп чыккан, дип белдерде тикшерүчеләр.

(Казан, 3 март, “Татар-информ”). “Урал” М-5 юлында тугыз кешенең гомере өзелгән юл-транспорт һәлакәте юл чистартылмау нәтиҗәсендә килеп чыккан. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Республиканың тикшерү комитеты матбугат хезмәтеннән агентлыккаа хәбәр итүләренчә, “MAN” йөк машинасын йөртүче бозлавык булу сәбәпле, идарәне югалтып, каршы як полосадан килүче “Мерседес-Бенц” микроавтобусына килеп бәрелгән.

“Автомобиль юллары тиешенчә чистартылмау, бозлавыкка каршы чаралар белән эшкәртелмәгән булу сәбәпле, йөк машинасының каршы як юлдан килүче пассажир микроавтобусы белән бәрелешүе килеп чыккан”, - дип аңлаткан тикшерүчеләр.

Искәртеп узыйк, микроавтобусның сигез пассажиры һәм йөртүчесе һәлакәт урынында ук үлгән, дүртесе төрле җәрәхәтләр белән хастаханәдә дәвалана. Тагын бер җинаять эше "Хезмәт күрсәтүдә гражданнар тормышы куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу аркасында ике яки аннан күбрәк кеше үлеменә китерү” маддәсе нигезендә кузгаткан.

Йөк машинасын йөртүче сак астында. Тикшерүчеләр Башкортстанның Иглин районы Олы Теләк авылы янындагы федераль юлга хезмәт күрсәтүче оешма хезмәткәрләреннән сорау алган.

"Татар-информ" Башкортстанда тугыз кеше үлгән юл һәлакәте өчен йөк машинасы йөртүчесен гаеплиләр, дип хәбәр иткән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10