ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Фәнир Галимов татар атларын бөтен галәмгә танытуда ярдәм сорый

3 март 2018, 11:10 , Фото: Султан Исхаков

Фәнир Галимов татар атларын бөтен галәмгә танытуда ярдәм сорый Ат булган җирдә татар бар, татар булган җирдә ат бар, диде Бөтенроссия татар авыллары оешмасы рәисе.

(Казан, 3 март, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасының Совет рәисе, Башкортстан Республикасы Туймазы районы “Йолдыз” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Фәнир Галимов татар атларын бөтен галәмгә танытырга кирәк дип саный. Бу хакта ул бүген VII Бөтенроссия татар эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында белдерде.

"Ат булган җирдә татар бар, татар булган җирдә ат бар. Татар аты чыдам, бу генетик яктан да расланган. Әмма соңгы елларда бу терлекне асраучылар кими. Татар атларының киләчәктә дә бөтен галәмгә танытуда җитәкчелек ярдәм күрсәтер, дип өметләнәбез. Башкортстанда ат җене канылган егетләр шактый. Кушнаренко районында яшәүче Марсель Әтәфович хәтта атларда хаҗга бару тәкъдимен дә күтәрде. Татарстанның Лениногорск районында нәселле татар атларын үрчетүче бар. Мин үземнең коллегаларга -  эшмәкәрләргә нәселле татар атларын үрчетү юнәлешендә эшләргә киңәш итәм. Республика җитәкчеләре татар атларын үрчетүгә йөз белән борылсын һәм эшмәкәрләргә ярдәм кулы сузсын иде", - диде ул.

Исегезгә төшерик, 1-3 март көннәрендә Бөтенроссия татар авылы эшмәкәрләре съезды узды. Анда Россиянең 38 төбәгеннән 784 эшмәкәр катнашты.

Бу минутларда авыл эшмәкәрләре съездының пленар утырышын "Татар-информ" онлайн күрсәтә.

Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. Президент иң элек авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе белән танышты. Ярминкәдә 37 эшмәкәр үз продукциясен тәкъдим итте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10