ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Авыл

Мордовия эшмәкәре Татарстан президенты белән очрашу үсәргә этәргеч диде

3 март 2018, 13:14 , Фото: Рамиль Гали

Мордовия эшмәкәре Татарстан президенты белән очрашу үсәргә этәргеч диде Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены күргәзмәсе белән танышты.

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Мордовия эшмәкәре Татарстан президенты белән очрашу үсәргә этәргеч, дип белдерде татар авыллары эшмәкәрләре оештырган күргәзмә вакытында. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов VII Бөтенроссия татар авыл эшмәкәрләре җыены делегатлары тәкъдим иткән күргәзмә белән танышты. 

Мордовиядән килгән эшмәкәр Камил Салихов “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Республикасы президенты белән очрашу үсәргә этәргеч булып торуын әйтте.

“Рөстәм Миңнеханов көнбагыш үстерү белән шөгыльләнүемне хуплады. Көнбагышымны югары бәяләде, бигрәк тә арахис белән кушып саткан көнбагышларны хуплады. Президент киләчәктә уңышлар да теләде”, - диде эшмәкәр.

Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья татар конгрессы 1-3 март көннәрендә VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыа.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10