ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл, Татар дөньясы

Р.Миңнеханов авылларда эш урыннары булдырган өчен, татар эшмәкәрләренә рәхмәт әйтте

3 март 2018, 15:50 , Фото: Рамиль Гали

Р.Миңнеханов авылларда эш урыннары булдырган өчен, татар эшмәкәрләренә рәхмәт әйтте Сез үз тамагыгызны гына кайгыртмыйча, эш урыннары булдырып, авыл яшәешенә сулыш өрәсез, диде Президент.

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан Президенты Бөтенроссия татар эшмәкәрләре съездына җыелган эшмәкәрләргә авыл тормышын үстерүдәге ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләре әйтте.

“Авыл тормышы, авылда эшли торган кеше - бөтенләй икенче, андагы гаиләләр икенче. Балалар эшне яратып үсә, эш күреп үсәләр. Һәм менә сезнең кебек үрнәк кешеләр дип, сезне күрсәтергә кирәк. Татар авылларын таныту өчен, беренче чиратта, татар авыллары туында күрсәтә торган тапшырулар булырга тиеш”, -  диде илбашы.

Президент шулай ук читтә яшәүче татарларга да үз тәкъдимен җиткерде.

“Бөтен җирдә дә мәктәпләр юк. Мәктәп булса да, татар телен өйрәтү юнәлешендә без башка өлкәләр белән эшләргә риза. Әмма укытучылар әзерләргә кирәк. Әгәр дә сез Татарстанга, безнең педагогия училищеларына кадрлар җибәрсәгез, без аларны кабул итәрбез. Укыту процессларына ярдәм итә алабыз. Татарлар яши торган авылларда, җирлектә тел өйрәнү мәсьәләсен без бергәләп оештыра, хәл итә алабыз. Иң уңае - безнең мәчетләребез. Татар имамнары булган мәчеттә бу мәсьәләләрне оештырырга кирәк. Шуңа күрә мәчет ул - дин генә түгел, ул гореф-гадәтләр һәм башка мәсьәләләрне хәл итә торган урын”, - диде Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов, тәҗрибә уртаклашу өчен, эшмәкәрләр җыенының әһәмияте турында да әйтеп узды.

“Барысын да эшләп була, тик акчасыз түгел. Әгәр дә сезнең бизнесыгыз әйбәт барса, әгәр дә зәкәтне вакытында тапшырып, ул акчалар гел дөрес юлда кулланылса, әлбәттә, без күп кенә эшләр эшли алабыз. Шуңа күрә менә мондый җыелу формасы бик яхшы. Без шушы сөйләшүләрдән соң ничектер бер нәтиҗә ясыйбыз, алга таба эш планын билгелибез. Рәхмәт сезгә, татар эшмәкәрләре! Сез авыл җирендә үз тамагыгызны гына кайгыртмыйча, эш урыннары булдырып, авыл яшәешенә сулыш өргән катлам”, - диде Татарстан Президенты.

Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда VII Бөтенроссия татар авыллары съезды үз эшен төгәлләде. Җыен 1-3 март көннәрендә узды. Пленар утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Утырышны “Татар-информ” онлайн күрсәтте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10