ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Азнакай җитештерүче оешмалары күргәзмәсе тәкъдим ителде

3 март 2018, 22:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru/

Азнакай җитештерүче оешмалары күргәзмәсе тәкъдим ителде Районның икътисад һәм сәнәгать бүлегеннән алынган мәгълүмат буенча, бу көнне ярминкәдә барлыгы 400 мең сумлык продукция сатылган.

(Азнакай, 3 март, "Татар-информ", "Маяк", Энҗе Галәветдинова). Бүген "Шифа" сәүдә үзәгендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. «Азнакайныкын ал», “Татарстан продукцияләренә өстенлек бир” дигән акция шигаре астында җитештерүче оешмалар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Биредә оештырылган концерт та халык күңеленә хуш килде, дип яза җирле басма.

Урамда район крестьян-фермерлары, ярдәмче хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр сәүдә эшен җәелдергән иде. Шәһәр халкы өчен биредә экологик яктан чиста бәрәңге, ит, сөт, бал продуктлары, камыр ризыклары, фураж, бодай, шулай ук итек, бәйләнгән һәм тегелгән киемнәр һәм башка төрле товарларны арзанрак бәядән сатып алу мөмкинлеге булды.
Елдагыча эре терлек итенә ихтыяҗ зурдан. Аның килосы биредә 280-285 сумнан. Азнакайлылар токымлы үрдәк итен дә кызыксынып алдылар.

Көн салкын булуга карамастан, сатучылар, кулланучыларның да кәефе күтәренке иде, чөнки әлеге чарадан ике як та канәгать калды. Районның икътисад һәм сәнәгать бүлегеннән алынган мәгълүмат буенча, бу көнне ярминкәдә барлыгы 400 мең сумлык продукция сатылган.

– Үзебезнең туфракта үскән, шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән экологик чиста, сыйфатлы, димәк ышанычлы продукциягә өстенлек бирергә кирәк. Шул чакта безгә бернинди санкцияләр, бәяләр төшү куркынычы да янамас, – диде бәйрәмдә катнашкан район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10