ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

«Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» тикшеренүләрне арттырды

4 март 2018, 15:57

Татарстан Республикасындагы филиал продукция буенча тикшеренүләрне 37 %ка арттырды.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). 2017 ел йомгаклары буенча, «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасындагы филиалы продукция буенча тикшеренүләрне 37 %ка арттырды. Узган ел 39,1 мең тикшеренү башкарылган, ә 2016 елда – 28,5 меңгә якын булган. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

«Безнең филиал ашлык, он, ярмалар һәм катнаш азыклар сыйфатын билгеләү һәм аларның куркынычсызлыгын раслау буенча хезмәтләр күрсәтә, – дип хәбәр итте «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУ филиалы директоры урынбасары Ренат Сөләйманов. – Бездә югары квалификацияле белгечләр эшли, алар даими рәвештә үзләренең белемнәрен баетып тора».

Ренат Сөләйманов әйтүенчә, узган ел учреждение Идел буе федераль округы субъектларының профильле министрлыклары һәм департаментлары белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзеделәр. «Бу елга без үз эшчәнлегебезнең нәтиҗәлелеген күтәрү бурычын куябыз, – дип билгеләп үтте ул. – Сынау лабораториясен аккредитацияләү өлкәсен киңәйтү һәм күптән түгел алынган хроматографны файдалануга кертү планлаштырыла. Планда шулай ук – пестицидлар һәм башка юнәлешләр буенча тикшеренүләрне арттыру күздә тотыла». 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10