ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Тула өлкәсе губернаторы Рөстәм Миңнехановтан эстафетаны кабул итте

4 март 2018, 16:33 , Фото: кадр из видео

Тула өлкәсе губернаторы Рөстәм Миңнехановтан эстафетаны кабул итте Алексей Дюмин үз көчен сынаганнан соң, эстафетаны Рамзан Кадыровка, Дмитрий Мироновка һәм Кирилл Капризовка тапшырды.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьевтан соң #ВыборЧемпионов180318 эстафетасын Рөстәм Миңнехановтан Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюмин кабул итте.

Моны дәлилләүче ролик YouTube социаль челтәрендәге төбәк Хөкүмәте каналына урнаштырылган.

Дюмин танылган хоккейчылар – Олимпия чемпионы, Стэнли кубогы иясе, өч тапкыр Дөнья чемпионы Валерий Каменскийдан һәм Олимпия чемпионы Алексей Жамновтан 18 алканы алырга вәгъдә итте.

Тула өлкәсе губернаторы үз көчен сынаганнан соң, эстафетаны Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыровка, Ярославль өлкәсе губернаторы Дмитрий Миронов һәм хоккейчы, Олимпия чемпионы Кирилл Капризовка тапшырды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10