ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
1,5 млн сум акча урлаган казанлыга хөкем чыгардылар
Самара татарлары балалар Сабан туена чакыра
Футбол чемпионатының шәһәр матбугат үзәкләренә аккредитация 11 июльгә кадәр озайтылган
Чаллыда микроавтобус белән юл һәлакәтендә алты кеше имгәнгән
В.Шәйхразиев Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы программасына төзәтмәләр кертте

Авыл

Иманы булган кеше туган ягына ярдәм итәргә кирәк икәнен аңлый, дип саный Президент

5 март 2018, 14:20 , Фото: president.tatarstan.ru

Иманы булган кеше туган ягына ярдәм итәргә кирәк икәнен аңлый, дип саный Президент Бу күрсәтмә биреп эшләтә торган эш түгел, диде Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 5 март, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, туган ягына булышу программасы һәр кешенең үзендә булырга тиеш. Бу фикерен Миңнеханов бүген "Шәһри Казан" газетасы һәм "Сөембикә" журналы баш мөхәррире Гөлнара Сабированың 1-3 март көнне Казанда узган Бөтенроссия татар эшмәкәрләре җыены нәтиҗәләре уңаеннан юлланган соравына җавап биргәндә әйтте. Искәртеп узабыз, бүген Президент Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан республика һәм федераль гаммәви мәгълүмат чараларында эшләүче хатын-кызлар белән очрашты.

Президент фикеренчә, туган якка булышу программасы теге яки бу рәвешле оештырылырга тиеш, дип әйтеп булмый. Һәр кешенең бу эшкә омтылышын, теләген исәпкә алырга кирәк. "Бу күрсәтмә биреп эшләтә торган эш түгел. Әгәр дә мин: “Иптәшләр, сез үзегезнең авылыгызга кайтып, шуны-моны эшләгез”, - дисәм, ул дөрес булмый", - диде Президент. 

Мисал итеп, Рөстәм Миңнеханов мәктәпләргә ярдәм итү ысулын әйтте. "Әйтик, без мәктәпләргә ярдәмгә шул мәктәпләрдә укыган кешеләрне җәлеп итәбез", - диде ул. Президент бала тудыру йортларына, авыр тормышлы авылдашларга ярдәм итәргә, авыл өчен бина салдыру, спорт мәйданчыклары оештыру һәм башка юнәлешләрдә эшләргә киңәш итте.  "Мин аны бик уңай, бик кирәк дип саныйм. Иманы булган кеше ул бу әйберне аңлый", - диде Миңнеханов.

Бу уңайдан журналистлар үрнәк геройларны табып, аларны гаммәви мәгълүмат чараларында күрсәтергә тиеш, дип саный Миңнеханов. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10