ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда ерак юлга йөрүче исерек шофер үзе белән рейска алты яшьлек улын алган

5 март 2018, 18:26

Ир-атны куркынычсызлык каешы эләктерелмәгән өчен М7 трассасының 971 чакрымында туктаталар.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Татарстанда ерак юлга йөрүче исерек шофер үзе белән рейска алты яшьлек улын алган, дип хәбәр итә Нократ интернет-порталы. 

Әлеге хәл бүген Мамадыштан ерак түгел җирдә, М7 трассасының 971 чакрымында килеп чыга. "МАЗ" йөк машинасын йөртүченең куркынычсызлык каешлары эләктерелмәгән була, ә машина кырыйдагы сул полоса буйлап хәрәкәт итә. Ул шуның белән ЮХИДИ инспекторларының игътибарын җәлеп итә. Тәртип сакчылары фураны тукталар. Тикшерү барышында шоферның исерек икәнелеге ачыклана. Шулай ук кабинада тоткарланган ир-атның алты яшьлек малае да була.

ЮХИДИ хезмәткәрләренең оператив эшчәнлеге нәтиҗәсендә тәртип бозучы тоткарлана, ә машина штрафстоянкага куела. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10