ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
«Росатом» WorldSkills Kazan-2019 чемпионатының стратегик партнёры булачак
"Нәүрүз" театраль-белем бирү форумында Достоевский әсәрләре буенча спектакль куела
Бангладеш Премьер-министры рохинья мөселманнарын кире Мьянмага кайтарырга өнди
Төрки телле илләрдә пешекчеләр азык-төлек куркынычсызлыгы буенча онлайн-курслар үтә
Татарстанның мордва милли җәмгыяте рәисе: Телләрне ихтыяри укыту милләтләрне юк итәчәк

Хәвеф-хәтәр

Ашыгыч ярдәм соң чакырылу сәбәпле, Казанда Израиль туристы вафат булган

5 март 2018, 20:06 , Фото: Салават Камалетдинов

Ашыгыч ярдәм соң чакырылу сәбәпле, Казанда Израиль туристы вафат булган Ир-ат инфракт аркасында вафат була.

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Валерия Белова).Израильдән килгән 56 яшьлек турист инфракт аркасында Казан урамында  вафат булган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды. 

Чыганак сүзләренчә, ир-атның хәле начарлану белән ашыгыч ярдәм чакырткан булсалар, авыруны коткарып калган булырлар иде. 

"Ир-атның кунакхандә вакытта ук хәле начарлана. Шуңа күрә, ул хәле яхшырыр дип, өметләнеп урамга чыга. Ашыгыч ярдәмнең дүрт минут эчендә килеп җитүенә карамастан, табиблар ир-атка ярдәм итәргә өлгермиләр. Медицина хезмәткәрләрен иртәрәк чакырырга кирәк иде",  - дип сөйләде чыганак. 

Израиль кешесе 2 март көнне Зур Кызыл урамдагы Бакый Урманче исемендәге скверда вафат була. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10