ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Былтыр Россиягә Кытайдан 1,5 миллион турист килгән

6 март 2018, 12:43 , Фото: Салават Камалетдинов

Былтыр Россиягә Кытайдан 1,5 миллион турист килгән Кытай, үз чиратында, Россия туристлары сәяхәт итә торган илләр арасында икенче урында.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). 2017 елда Россиягә Кытайдан 1,5 миллион турист килгән. Кытай Халык Республикасының Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Ли Хуэй РФ Ерак Көнчыгышны үстерү министрлыгының йомгаклау коллегиясендә шул хакта белдерде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Узган елда Россиягә килгән барлык чит ил туристлары арасында кытайлылар күпчелекне тәшкил иткән. Кытай, үз чиратында, Россия туристлары сәяхәт итә торган илләр арасында икенче урынны яулаган, дип хәбәр иткән Ли Хуэй.

Бүгенге көндә Кытайның Хэйлунцзян провинциясе һәм Ерак Көнчыгыш арасында туристлар өчен 32 маршрут булдырылган. 2017 елда Кытай туристлары күбесенчә Россия башкаласына килгән, Владивосток бу уңайдан икенче урында урнашкан. Моның сәбәбе - электрон виза кертү. Бу Кытай туристларына Приморье өлкәсенә сәяхәт итүне күпкә җиңеләйтә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10