ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Икътисад

Татарстанда балалар поликлиникаларын яңарту өчен 183 миллион сум бирәләр

6 март 2018, 13:36

Татарстанда балалар поликлиникаларын яңарту өчен 183 миллион сум бирәләр Россиядә балалар сәламәтлек саклау системасын яңартуга Россия Хөкүмәте резерв фондыннан барлыгы 10 миллиард сум бүлеп биреләчәк.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстанда балалар поликлиникаларын яңарту өчен 183 миллион сум акча биреләчәк. Шул хактагы боерык Россия Хөкүмәте порталында чыкты.

Балалар поликлиникалары һәм поликлиника бүлекләренә медицина җиһазлары алу өчен, Россия Хөкүмәте резерв фондыннан барлыгы 10 миллиард сум бүлеп биреләчәк.

Акчалар Россиядә яңа туган сабыйлар һәм балалар үлемен киметүгә юнәлдерелгән «Балалар поликлиникалары һәм медицина учреждениеләре поликлиника бүлекләренең матди-техник базасын үстерү» программасы кысаларында бүлеп бирелә.

2018-2020 елларда балаларның сәламәтлеген саклау системасын яңарту өчен Россия Хөкүмәте резерв фондыннан 30 миллиард сум акча бүлеп бирү күздә тотыла. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10