ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чаллыда микроавтобус катнашындагы һәлакәттә зыян күрүчеләрне хастаханәдән чыгарганнар
1,5 млн сум акча урлаган казанлыга хөкем чыгардылар
Самара татарлары балалар Сабан туена чакыра
Футбол чемпионатының шәһәр матбугат үзәкләренә аккредитация 11 июльгә кадәр озайтылган
Чаллыда микроавтобус белән юл һәлакәтендә алты кеше имгәнгән

Фән һәм мәгариф

Рафис Борһанов: Тел укыту мәсьәләсендә барысын да тыныч кына хәл итәчәкбез

6 март 2018, 16:36 , Фото: Салават Камалетдинов

Рафис Борһанов: Тел укыту мәсьәләсендә барысын да тыныч кына хәл итәчәкбез Бүген Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының коллегия утырышы узды.

(Казан, 6 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов тел укыту мәсьәләсендә барысын да тыныч кына хәл итәчәкбез, дип белдерде. Бүген Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының коллегия утырышы алдыннан,  Рафис Борһанов мәктәпләрдә тел укыту мәсьәләләре буенча министр вазифасындагы беренче комментариен бирде.

“Татар телен укыту процессы республика һәм федераль законнар белән тәңгәлләштерелә. Бу компромисс түгел, бу нормаль чишелеш. Төрле фәннәр белән дә төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Бүген – тел, иртәгә - математика, берсекөнгә - химия... Мин моны мәгариф тармагын күздә тотып әйтәм, - диде ул журналистларга коллегия утырыш алдыннан. - Без барысын да сабыр гына ачыклыйбыз. Бернәрсәне дә җимермибез. ФГОС нигезендә укыту планнарын эшлибез. Бүгенге законнарга нигезләнеп педагогик җәмәгатьчелек белән, ата-аналар белән һәм укучылар советлары белән киңәшләшәбез. Безнең 25-26 тел икенче дәүләт теле булып тора. Без чишелеш табачакбыз”.

Искәртеп узабыз, бүген Белем сыйфатын мониторинглау республика үзәгендә Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының "Татарстан Республикасы буенча Мәгариф тармагында контроль-күзәтчелек эшчнлегендә өстенлекле юнәлешләр һәм 2017 елга йомгаклар" темасына коллегия утырышы узды. Утырышта Мәгариф һәм фән тармагында күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Анзор Музаев, Федераль хезмәтнең ике идарәсе башлыгы - Россия субъектлары башкарма хакимият органнары эшчәнлеген күзәтү һәм контроль идарәсе башлыгы Евгений Семченко һәм Гомуми мәгариф сыйфатын бәяләү идарәсе башлыгы Игорь Круглинский катнаша. Төп докладны Департамент җитәкчесе - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Гөлнара Габдрахманова ясады.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10