ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Рособрнадзор бер генә милли тел дә кыерсытылмаячак, дип вәгъдә итә

6 март 2018, 18:11 , Фото: Салават Камалетдинов

Рособрнадзор бер генә милли тел дә кыерсытылмаячак, дип вәгъдә итә Тел мәсьәләсен уртага салып сөйләшә торган зур федераль киңәшмәләр әзерләнә.

(Казан, 6 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Ике телле республикаларда телләр үсешен тәэмин итүгә юнәлтелгән зур федераль киңәшмәләр әзерләнә. Алар милли телләр проблемасын федераль дәрәҗәдә хәл итүгә юнәлтелә. Бу хакта бүген журналистларга Мәгариф һәм фән тармагында күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Анзор Музаев хәбәр итте.

Татарстан Республикасы буенча Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының "Татарстан Республикасы буенча Мәгариф тармагында контроль-күзәтчелек эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләр һәм 2017 елга йомгаклар" темасына коллегия утырышы алдыннан Мәгариф һәм фән тармагында күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Анзор Музаев һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов журналистларның сорауларына җавап бирделәр. Журналистлар, республика мәктәпләрендә Рособрнадзор тикшерүләре үтүен истә тотып, республикада татар телен укытуга кагылышлы сораулар бирделәр.

“Бездә теге яки бу дәрәҗәдә укыту проблемалары ачыкланган милли республикалар бар, - диде Анзор Музаев. - Президент йөкләмәсе буенча бик күп төбәкләрдә тикшерүләр уздырдык. Шул исәптән, Үзәк федераль округта да тикшерүләр узды. Биредә азчылык булган милләтләргә үзләренең туган телләрендә белем алу мөмкинлеге тудырылмаганлыгы ачыкланды. Һәр регион тиешле кисәтүен алды”.

“Безнең төп тезис – безнең рус теле бар, ул милләтләрне берләштерүче булып тора, әмма ул республиканың милли телләренең статусын киметми. Һәр милли тел Россиянең зур байлыгы булып тора, - дип билгеләде ул. - Тел мәсьәләсен уртага салып сөйләшә торган зур федераль киңәшмәләр уздырылачак. Без ике телле республикалар өчен, рус телендә дә, туган телдә дә белем алу мөмкинлеге тудырырлык нормаль үсеш векторын билгеләячәкбез. Без әле шушы юлның башында гына. Бер милләт тә, тел дә кыерсытылмаячак”.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10