ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Сәясәт, Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәттәге хатын-кызларның ничек эшләвен бәяләде

6 март 2018, 17:31 , Фото: Ильнар Тухбатов

Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәттәге хатын-кызларның ничек эшләвен бәяләде “Хөкүмәт составында хатын-кызлар булырга тиеш. Хатын-кызлар алар төрле мәсьәләләргә тирәннән, җентеклерәк карый”, - диде Президент.

(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Хөкүмәте составында хатын-кызлар, һичшиксез, булырга тиеш. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, бүген Казанда Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган тантаналы чарадан соң, журналистларга шулай дип белдерде.

“Минем теге яки бу катлаулы бурычларны хәл итүче ярдәмчеләрем күп. Хатын-кызлар алар тирәннән, җентекле карый мәсьәләләргә, ир-атлар масштаблырак, колачлырак, кайбер әйберләрне күрмиләр дә. Хатын-кызлар тегендә дә, монда да өлгерә алар”, - дип бәяләде Рөстәм Миңнеханов түрә хатын-кызларны.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10