ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Казан укучылары Россиянең иң яхшы яшь эшмәкәрләре дип танылды

7 март 2018, 12:24 , Фото: mon.tatarstan.ru

Казан укучылары Россиянең иң яхшы яшь эшмәкәрләре дип танылды “Яшьләр казанышлары” регионара иҗтимагый оешмасы Бөтенроссия “Будь предприимчивым” бизнес-план бәйгесенә нәтиҗәләр ясады.

(Казан, 7 март, "Татар-информ"). Казан укучылары Россиянең иң яхшы яшь эшмәкәрләре дип танылды. “Яшьләр казанышлары” регионара иҗтимагый оешмасы Бөтенроссия “Будь предприимчивым” бизнес-план бәйгесенә нәтиҗәләр ясады. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Катнашучыларга үзләренең мәктәп компанияләренең бизнес-планын һәм промовидеоролигын тәкъдим итәргә кирәк булган. Бәйгедә Татарстаннан утыздан артык мәктәп компанияләре катнашкан. Нәтиҗәләр буенча 24 финалист арасында 11 команда Татарстаннан булган.

"Җиде җиңүче команданың дүртесе Татарстанныкы иде. Бәйгенең абсолют җиңүчесе булып Казан шәһәре 33 нче мәктәбенең “Шатлык” командасы танылды", диелгән әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10