ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Самарада Владимир Путин уздыра торган утырышта катнашачак

7 март 2018, 12:10 , Фото: prav.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Самарада Владимир Путин уздыра торган утырышта катнашачак Бүген Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты рәислегендәге Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтчелек советы утырышында катнашачак.

(Казан, 7 март, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Самарада Владимир Путин уздыра торган утырышта катнашачак. Бу хакта Татарстан Хөкүмәтенең рәсми интернет-порталында хәбәр ителә.

Самарада Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтчелек советы утырышы була. Чара Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә узачак.

Утырышта Стратегик инициативалар агентлыгының алты елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм 2018 елга планлаштырылган яңа инициативаларны презентацияләү көтелә.

Владимир Путинның Россия Федерациясе Федераль Җыены Юлламасында игълан иткән киңкүләмле программасы Россия яшьләренә һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлдерелгән.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10