ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

200 дән артык чит ил шәһәрләре “Тоталь диктант”ка кушылачак

7 март 2018, 13:11 , Фото: Султан Исхаков

200 дән артык чит ил шәһәрләре “Тоталь диктант”ка кушылачак
Диктант 14 апрельдә уза, гаризалар узган елның көзеннән бирле кабул ителә.

(Казан, 7 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 14 апрельдә “Тоталь диктант” Бөтендөнья мәгариф акциясе үткәрелә. Хәзергә Россиянең 589 шәһәре һәм 68 илдән 211 шәһәр катнашуларын раслады. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына матбугат конференциясендә “Тоталь диктант” фонды директоры, Россия Президенты каршындагы рус теле буенча совет әгъзасы Ольга Ребковец хәбәр итте.

Пресс-конференция о проекте

“Хәзер диктантка актив әзерлек бара. Без мәйданчыкларда һәм онлайн режимда 250 меңнән артык катнашучыны кабул итәргә әзер. Узган ел 200 мең 234 кеше “Тоталь диктант” язды”, - дип сөйләде спикер.

"Быел акциягә Венгрия һәм Катар кебек илләр, Будапешт, Копенгаген, Юрмала, Доха, Инчхон шәһәрләре кушлды”, - диде ул.

Пресс-конференция о проекте

“Тоталь диктант” рус телен өйрәнергә өнди”, - дип ачыклык кертте спикер проектның мөһим булуын белдереп.

Кайда булуга карамастан, һәркем бу акциягә кушылу мөмкинлегенә ия, диде ул.

Диктантны Мәскәү вакыты белән 8.00, 11.00 һәм 14.00 сәгатьләрдә язарга мөмкин.

Пресс-конференция о проекте

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10