ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Әтнә кызы WorldSkills Russia чемпионатында җиңү яулаган
Дөнья чемпионаты вакытында Казанга автобуслар керү чикләнә
Галимә мәгариф системасының башында торды - Флера Сафиуллинаның дәвамчылары
24 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстан мөфтие Германия телеканалына: Дин безнең яшәү рәвешенә әверелергә тиеш

Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда юл һәлакәтендә исән калган хатын-кыз авыр хәлдә

7 март 2018, 13:53

Башкортстанда юл һәлакәтендә исән калган хатын-кыз авыр хәлдә 1952 елгы хатын-кыз Чиләбе өлкәсендәге Сим шәһәреннән, аның башы һәм умыртка баганасы җитди имгәнгән.

(Казан, 7 март, “Татар-информ”). “Mercedes Sprinter” пассажир микроавтобусы белән “MAN” йөк автомобиле катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән Чиләбе кешесен Уфаның 21 нче клиник хастаханәсенә күчергәннәр. “Башинформ” агентлыгына Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә ул хатын-кызның хәле турында белдерделәр.

“Хатын-кыз бик авыр хәлдә. Ул реанимациядә, табибларның даими күзәтүендә. Аның хәлен тотрыклы итү өчен, табиблар барысын да эшлиләр”, - диделәр төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Алдан хәбәр ителгәнчә, 27 февральдә М-5 юлындагы һәлакәттә 9 кешенең гомере өзелгән иде. Өч кешене төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатканнар. 1952 елгы хатын-кыз Чиләбе өлкәсендәге Сим шәһәреннән, аның башы һәм умыртка баганасы җитди имгәнгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10