ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Фән һәм мәгариф

Киләсе елда Казан “Тоталь диктант” акциясенең башкаласы булырга мөмкин

7 март 2018, 16:22

Быел Владивосток акция башкаласы булды.

(Казан, 7 март, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Казан каласының киләсе “Тоталь диктант” бөтендөнья мәгариф акциясе башкаласы булуга зур мөмкинлеге бар. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә “Тоталь диктант” фонды директоры, Россия Президенты карамагындагы Рус теле берлеге әгъзасы Ольга Ребковец әйтте.

Акцииянең быелгы яңалыгы - “Тоталь диктант” башкаласын сайлау. Быел Владивосток акция башкаласы булды, диде спикер.

“Безгә “Тоталь диктант” башкаласын сайлау тәкъдиме ошады. Бу яңалык шәһәрләргә игътибарны арттырырга һәм алар үсешенә этәргеч бирергә мөмкин.

Быел Казан бәйгедә катнашты, әмма финалга узмады. Зур тәҗрибәле, үзенчәлекле тарихлы һәм күпмилләтле Казанның акция башкаласы булуга зур мөмкинлеге бар. Бәйге беренче тапкыр узды. Киләсе елда Казанны кызыклы программасы белән дәгъвачылар исемлегендә күрербез, дип ышанабыз”, - диде Ребковец.

“Тоталь диктант” бөтендөнья мәгариф акциясе 14 апрельдә була.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10