ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Путин минималь хезмәт хакын арттыру турындагы канунны имзалады

7 март 2018, 18:03 , Фото: Ильнар Тухбатов

Путин минималь хезмәт хакын арттыру турындагы канунны имзалады     Быел 1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сум булачак.

(Казан, 7 март, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин минималь хезмәт хакын яшәү минимумына кадәр арттыру турындагы канунны имзалады. Бу хакта “Известия” яза.

Документ 2018 елның 1 маеннан күз көченә керә.

“2018 елның 1 маеннан минималь хезмәт хакын аена 11 163 сум итеп билгеләргә”, - диелгән документта.

Федерация Советы канунны быел 28 февральдә хуплады.

Документ 3 млн кешегә кагыла. Шуларның 1,6 млны дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә эшләүчеләр. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10