ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Алексей Песошин Казанда җылылык белән тәэмин итү системасы турында киңәшмә уздырды

7 март 2018, 17:45

Алексей Песошин Казанда җылылык белән тәэмин итү системасы турында киңәшмә уздырды Катнашучылар башкаланың җылылык челтәрләрен яңартуның 2033 елга кадәрге планын, барлык системаларның өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләрен карады.

(Казан, 7 март, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Казанның җылылык белән тәэмин итү системасы мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды, дип хәбәр итте Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Киңәшмәдә катнашучылар башкаланың җылылык челтәрләрен яңарту буенча 2033 елга кадәр планны, барлык системаларның өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләрен карадылар.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, Казанның башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, республиканың энергетика предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10