ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы, Фән һәм мәгариф

Төркиядә Идел-Урал төбәге зыялыларына багышланган конференция була

7 март 2018, 22:14

Төркиядә Идел-Урал төбәге зыялыларына багышланган конференция була Фәнни җыенда татар халкының танылган фән, сәясәт, дин эшлеклеләренең хезмәтләре яктыртылачак.

(Истанбул, 7 март, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Иртәгә Төркиядә Идел-Урал төбәгенең татар зыялыларына багышланган конференция була.

“Идел-Уралда татар зыялылары” дип аталган фәнни-гамәли конференцияне Кыркларэли университетының Хәзерге чор төрки телләр һәм әдәбиятлары бүлеге җитәкчелеге оештыра. Бу турыда бүлек җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Бүләнт Байрам хәбәр итә.

Кыркларэли университетында үткәреләчәк фәнни җыенда танылган тюрколог, Мимар Синан университеты галиме Исмәгыйл Түркоглуның чыгыш ясавы көтелә. Ул Габдрәшит Ибраһимов, Газиз Гобәйдуллин, Галимҗан Баруди, Исмәгыйл Гаспралы, Йосыф Акчура, Камил Мотыйгуллин, Муса Ярулла Бигиев, Ризаэтдин Фәхретдин, Фатих Кәрими, Һади Атласи кебек галим, язучы, сәясәт, җәмәгать һәм дин эшлеклеләренең эшчәнлекләре, төбәк халыкларының алгарышы өчен кылган хезмәтләре, аларның төрки дөньяга тәэсирләре турында сөйләячәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10