ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Дин

Казан балаларын Коръән укуда көч сынашырга чакыралар

8 март 2018, 09:14 , Фото: dumrt.ru

Казан балаларын Коръән укуда көч сынашырга чакыралар Әлеге чарада Казан шәһәрендә яшәүче 7-15 яшьлек малайлар катнаша ала һәм алар өч номинация буенча белемнәрен сынаячак.

(Казан, 8 март, "Татар-информ"). Казан шәһәренең “Госмания” урта гомуми белем бирү мәктәбендә Коръән укучылар арасында шәһәркүләм конкурс оештырылачак. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чарада Казан шәһәрендә яшәүче 7-15 яшьлек малайлар катнаша ала һәм алар өч номинация буенча белемнәрен сынаячак: кыска сүрәләрне белү (93-114 нче сүрәләр); бер җүз (“Гаммә” җүзе) һәм ике җүз (“Тәбарәк” сүрәсенә кадәр) белү.

Барлык конкурсантлар сайлап алынган номинациягә туры килергә һәм Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән укый белергә тиеш. Катнашучы бары бер номинация буенча чыгыш ясый ала.

Гаризалар 2018 елның 23 мартына кадәр Казан шәһәре, Муса Бигиев урамы, 38 нче йорт, “Госмания” мәктәбе адресына яисә ilsur_fatykhov@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Документта номинация исемен, катнашучының тулы исем-фамилиясен, баланың яшен һәм белем алучы мәктәп исемен күрсәтү таләп ителә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10