ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт, Дин

Татарстан мөфтие «Имам – чемпион» эстафетасын кабул итте һәм турникта күтәрелде

8 март 2018, 10:41

Татарстан мөфтие «Имам – чемпион» эстафетасын кабул итте һәм турникта күтәрелде «Имам – чемпион» акциясен Мөхәммәд Мифтахов игълан иткән иде.

(Казан, 8 март, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәчет имамы Мөхәммәд хәзрәт Мифтахов эстафетасын кабул итте һәм турникта 18 тапкыр күтәрелде. Әлеге видео Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә урнаштырылган.

«Имам – чемпион» акциясен Мөхәммәд Мифтахов игълан иткән иде. Ул эстафетаны берничә дин әһеленә, шул исәптән Камил Сәмигуллинга тапшырды. Мөфти исә, үз чиратында, республика имамнарын әлеге акциядә катнашырга һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10