ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Татарстанда өйдә тавыш бирү турында гаризалар кабул итү башланды

8 март 2018, 12:53 , Фото: Яков Абрамов

Татарстанда өйдә тавыш бирү турында гаризалар кабул итү башланды Участок сайлау комиссиясе әгъзалары сәламәтлекләре аркасында сайлау участогына килә алмаган кешеләр янына үзләре рәхим итәчәк.

(Казан, 8 март, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген Татарстанда сәламәтлекләре аркасында тавыш бирү көнендә сайлау участогына килә алмаган кешеләрдән гаризалар кабул итү башланды.

Өйдә тавыш бирү турында гариза тапшыру өчен, сәламәтлегенә бәйле проблемалары булган кеше, үзенең участок сайлау комиссиясенә шалтыратып әйтергә тиеш. Ул чагында участок сайлау комиссиясе әгъзалары сайлаучы янына үзләре киләчәк.

Участок сайлау комиссияләренә бүгеннән башлап 18 мартка – 14.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Соңрак мөрәҗәгать итүчеләрнең Россия Президентын сайлауда катнашу мөмкинлегеннән мәхрүм калуы ихтимал. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10