ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Апанай мәчетендә “Чакыру” китабының икенче басмасын тәкъдим итәчәкләр

8 март 2018, 13:44 , Фото: dumrt.ru

Апанай мәчетендә “Чакыру” китабының икенче басмасын тәкъдим итәчәкләр Китап имамнарның куен дәфтәре урынын алырлык мәгълүматка ия.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). 13 мартта Казанның Апанай мәчетендә “Чакыру” китабының икенче басмасын тәкъдим итү узачак. Китапның авторы – Татарстан мөфтиятенең дагъват юнәлешен алып бару бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искә төшереп үтик, Нияз хәзрәтнең “Чакыру” китабының беренче басмасы 2012 елда дөнья күргән иде. Беренче җыентыкта 26 вәгазь, Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы һәм эшчәнлеге, рухи-әхлакый аспектлар турында материаллар басылган иде. Нияз хәзрәтнең икенче хезмәте исә өч өлештән тора: хөтбәләр һәм аларның тәрҗемәләре, вәгазьләр һәм танылган татар дин әһелләренең тормышы һәм эшчәнлекләре турында мәкаләләр. Китап имамнарның куен дәфтәре урынын алырлык мәгълүматка ия.

«Чакыру» китабы имамнар эшчәнлегендә зур ярдәмче булыр, дип ышанабыз”, - ди автор үзе. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10