ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ульяновскида рус режиссеры татарлар арасындагы катнаш никах турында фильм төшерә

8 март 2018, 15:09 , Фото: mosaica.ru

Ульяновскида рус режиссеры татарлар арасындагы катнаш никах турында фильм төшерә Режиссер Владимир Болгов фильмда "Татар кешесе үз милләтеннән булмаган кешегә өйләнсә, балага нинди исем кушыла" дигән сорау куя.

(Казан, 8 март, “Татар-информ”). Ульяновск өлкәсе хөкүмәте заказы буенча режиссер Владимир Болгов катнаш никахлар темасына багышланган “БезИМЯнный” фильмын төшерә. Бу хакта УлПресса сайты хәбәр итә.

Фильм Ульяновск хөкүмәтенең 15 млн сумлык грантын откан, гомуми бюджет 70 млн сум булыр дип көтелә. Фильмның төп геройлары – Казан яшьләр театры артистлары Ирек Галләмов һәм актер Наил Абдрахманов, Самара драма театры актрисасы Наталья Ионова, шулай ук Камил Ларин да катнашачак.

Фильмда 2000 еллардагы Ульяновск сурәтләнә. Режиссер Болгов фильмның эчтәлеген “уңай” дип бәяләгән. Егет һәм кыз шәһәргә эшкә килә һәм таныша. Татар егете (Наил Абдрахманов) үз милләтеннән булмаган кызга (Наталья Ионова) өйләнә. Бала туа һәм аңа нинди исем кушарга дигән сорау туа. Наил Абдрахманов үз милләте вәкилен уйнау сәбәпле, бу проблема таныш икәнен әйткән. “Мин гореф-гадәтләрне саклау яклы, әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, һәркемнең үзенчә. Үзеңә яхшы кешене табу мөһим, ә ул үз милләтеңнәнме-юкмы икәне ул кадәр әһәмиятле түгел”, - дигән ул mosaica.ru сайтына.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10