ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чирмешән мәктәпләре укучылары 85 тонна макулатура, 7 тонна пластик савыт-саба җыйган
Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында савым арта
Менделеевскида чыгарылыш балы датасы билгеле
Лениногорскида “Трактор-тагылма” операциясе башланды
17 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Дин

Төркиянең Дин эшләре идарәсе башлыгы 8 март уңаеннан юллама белән мөрәҗәгать итте

8 март 2018, 15:48

Али Эрбаш гүзәл затларның хокукларын тәэмин итүдә, юлларында очраган проблемаларны хәл итүдә мөһим маяк булачагына ышаныч белдерә.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Хатын-кызга карата көчләүнең ислам тәгълиматы белән бернинди уртаклыгы да юк, диелә Төркиянең Дин эшләре идарәсе башлыгы Али Эрбашның 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан юллаган мөрәҗәгатендә. Бу хакта Төркиянең «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

Ислам дине буенча, хатын-кыз үз хокуклары һәм бурычлары ягыннан Аллаһы Тәгалә каршында ир-атлар белән тигез, диелә юлламада.

«Ислам шәхесне түбәнсетә яки мыскыл итә торган барлык гамәлләргә каршы чыга. Хатын-кыз һәм ир-ат гуманлылык һәм кешелеклелек ягыннан бертигез», - диелә мөрәҗәгатьтә.

Али Эрбаш 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненең гүзәл затларның хокукларын тәэмин итүдә, юлларында очраган проблемаларны (көчләү, хәерчелек) хәл итүдә мөһим маяк булачагына ышаныч белдерә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10