ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рәсми Татарстан

Бүген Миңнеханов Зәйдә элеваторда, яңартылган поликлиника һәм мәдәният сараенда була

9 март 2018, 09:16 , Фото: tatarstan.ru

Бүген Миңнеханов Зәйдә элеваторда, яңартылган поликлиника һәм мәдәният сараенда була Президентның эшлекле сәфәре көннең икенче яртысына планлаштырылган.

 (Казан, 9 март, "Татар-информ", Арсений Маврин). Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәй районына эшлекле сәфәр кылачак. ТР Хөкүмәте сайтында хәбәр ителгәнчә, Президентны биредә колачлы программа көтә.

Рөстәм Миңнеханов "Заман" сәнәгать паркы резиденты булган элеваторның әзерлек дәрәҗәсен караячак. Элеватор быел ноябрь аенда эшли башлар дип көтелә, анда 39 эш урыны булдырылачак, проектка 1,5 млрд сум акча юнәлдереләчәк.

Моннан тыш, Президент Р. Ш. Фәрлиев исемендәге мәдәният һәм ял паркына барып, СССРның атказанган спорт мастеры В.А. Бекасов истәлегенә үткәрелүче чаңгы буенча республика чемпионатының финалын караячак. Җиңүчеләрне бүләкләү Миңнеханов катнашында узачак.

Аннан соң Президент Зәй үзәк район хастаханәсенең балалар поликлиникасында булачак. Сәламәтлек саклау учреждениесендә күптән түгел капиталь ремонт төгәлләнде. Бу эшләр өчен республика 110 млн сум акча сарыф итте, аларның 41 млн сумы җиһазларны яңартуга тотылды.

Эшлекле сәфәренең азагында Миңнеханов "Энергетик" мәдәният сараенда булачак, биредә дә капиталь ремонт тәмамланды, аңа республика 100 млн сум акча тотты. Хәзер мәдәният сарае тулысынча яңартылган, биредә өч хореографик коллектив, бер вокал студиясе, рәсем сәнгате студиясе, концерт төркеме, инструменталь ансамбль һәм ветераннар хоры эшли. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10